Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Российская пресса” барлык көндәшләрен "кысты"

Кичә  Лесхоздагы “Нарат” боз  сараенда “Саба драйв” дип исемләнгән спорт  бәйрәме  булды

Кичә  Лесхоздагы “Нарат” боз  сараенда “Саба драйв” дип исемләнгән спорт  бәйрәме  булды. “Драйв”ны “энергия”   сүзенең синонимы дип санарга  була. Чыннан да, ул көнне боз сараенда   уздырылган  хоккей уеннары   күпләрне дәртләндерде,  көч-куәт,  күңел   күтәренкелеге  бирде. Бозда иң  элек  "Российская. Пресса" командасы һәм "Газпром  Транс Казан" хоккейчылары очрашты. “Российская пресса” – журналистлар, шулай ук спорт карьерлары төгәлләнгәннэн соң спорт телевидениесендә эксперт булып эшләүче Александр Гуськов, Алексей Бадюков, Андрей Николишин, Артём Батрак, Кирилл Корнилов, Артём Божко кебек оста хоккейчылардан тупланган  команда.  Алар беренче  уенда көндәшләрен 6:2  исәбе белән оттылар. Икенче  уенда спортчы-журналистлар «Ветераны Ак Барса» хоккей  клубы командасы белән очрашты.   Бик  киеренке, бернинди фаразлар биреп булмаган  ярыш барды. Биредә  кагыйдә бозган  өчен “удаление” юк, шунда  ук пенальти  бирелә. “Ак Барс”  ветераннары  командасы  составында район  башлыгы Рәис Миңнеханов та  уйнады һәм  ике гол  кертте. Әмма “Российская пресса”  көчлерәк булып  чыкты. Ахырда исәп 12:10  иде. Бәйрәмне “Таттрансгаз Казань” җәмгыяте оештырды. Командаларны район  башлыгы Рәис Миңнеханов, җәмгыятьнең генераль  директоры  Рөстәм Усманов бүләкләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев