Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба җәмигъ мәчетен гаеткә әзерләделәр

Үзәк мәчеттә Корбан бәйрәме алдыннан өмә үткәрелде

  Бүген Гарәфә көн. Аллаһы Тәгалә илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ  әйтте: «Шундый аерым көннәр бар ки, әлеге көннәрдә кылынган саваплы гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне гадәти көннәрдәгегә караганда берничә тапкырга артыграк бирә. Бу изге көннәрдә бөтен дөньядагы мөселман өммәте күбрәк саваплы гамәлләр эшләп калырга, тәкъварак булырга тырыша. Димәк, бүген  башкарылган изгелекләрнең дә әҗере бик зур булачак. Бәйрәм алдыннан Саба мәчете дә тәртипкә китерелде. Ике катның да тәрәзәләре юылды, гөлләрнең тузаннары сөртелде, бар җир юып чистартылды. Намаз бүлмәләре ялт итеп калды. Мәчет имамлыгы изге көннәрдә, изге сәгатьләрдә  йорт мәшәкатьләрен читкә куеп, Аллаһ ризалыгын өмет итеп килгән хатын-кызларга башкарган хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев