Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба җәмигъ мәчетендә Гомрә хаҗында булып кайткан райондашларыбыз белән очрашу үткәрелде

Мөслимәләр өчен Шәвәл уразасы тотучыларга Ифтар табыны да әзерләнде.

  Быел изге сәфәргә районыбыздан 11 кешелек төркем барды. Гомрә хаҗына дин кардәшләребезгә Рамазан аеның аеруча саваплы булган соңгы ун көнендә (Кадер кичәсе дә шул көннәрдә була дип фаразлана) барырга насыйп булды. Гомрә (аны кече хаҗ дип тә атыйлар)- Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетендә булу, билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбәтулла тирәли әйләнү, Сафа һәм Мәрвә тавы арасындагы юлны узудан гыйбарәт.

   Очрашуны үзе дә 3 тапкыр хаҗ гамәлен башкарган Саба районы баш абыстае Тәнзилә хаҗия Йосыпова Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде һәм  изге сәфәрдән кайткан мөслимәләрне райондашларыбыз исеменнән  тормышларында булган бу олы вакыйгалары белән котлады. Төркем җитәкчесе, эшмәкәр Гөлнара ханым Галимова гомрәдәге хис-кичерешләре белән уртаклашканда, һәркемнең үз гомерендә бу җирләргә омтылып, хыялланып яшәргә тиешлеген дә аңлатты: 

“Пәйгамбәребез (с.г.в) : “Рамазан аенда гомрә кылган кеше- минем белән беррәттән гомрә кылган кебек булыр һәм аның савабы олы хаҗ савабына тиңләшер” дип әйткән. Уразада кылына торган хаҗ ул авыррак санала. 42 градус эсседә, ризыктан-судан тыелган хәлдә гомрәдә үтәлергә тиешле гамәлләрне төгәл итеп башкарырга кирәк. Намазлар, өстәмә гыйбадәтләр бар бит әле. Шулай да Аллаһ йортына кунакка килгән мөселманнар өчен боларның берсе дә авырлык тудырмады. Анда һәрдаим гыйбадәттә буласың, йокларга да вакыт юк. Изге җирдәге һәр мизгелне файда белән үткәрәсе килә. Мәккәдә чакта бу дөнья бөтенләй онытылып тора. Аллаһ белән ныклы  элемтә урнаша. Бу ләззәтне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Аны үзең тоеп, калебең аша үткәрергә кирәк. Әйтәсе килгәнем- бүгенге көндә көч-кодрәтегез бар икән, изге сәфәргә бару ягын кайгыртыгыз. Бу турыда хыялланырга, һәр намаздан соң теләргә,  Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Ул ишетүче. Ихлас күңелдән сораганны беркайчан да кире какмый Раббыбыз. Һәрберегезгә дә изге җиргә барып сәҗдә кылырга язсын”-диде ул.

  Төркемдәге иң өлкән ханымнарны берсе, 8нче дистәсен ваклаучы  Дамира апа Вәлиева да сәфәр турында сөйләгәндә дулкынлануын яшерә алмады:

“Күптәнге хыялым иде хаҗга бару. Бик барасым килде, әмма моңа кадәр насыйп булмады, картым да бик авырды, озак еллар аны тәрбиялисем булды. Хаҗга баручылардан ак көнләшү белән көнләшә идем. Быел Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән миңа да насыйп булды изге җирләрне күрү. Анда тормыш бөтенләй икенче инде. Анда Ислам башкача. Кәгъбәтуллага бөтен җир шарыннан дин кардәшләребез җыелган. Һәркемнең телендә Раббыбызны олылау, салават, зекер әйтү...Бу шатлыклы хисләремне һәр мөэмин-мөселманга кичерергә насыйп булсын иде”- диде ул.

Хаҗдагы  тәэсирләре белән Эльмира Кәримуллина, Гүзәл Шәйдуллова, Гөлнур Фәлахова, Гүзәл Билалова, Фәйрүзә Сафина да уртаклаштылар. Изге җиргә җир шарының төрле кыйтгасыннан килгән мөселманнарның бер-берсенә карата нинди ихлас, ихтирамлы, ярдәмчел булуларына соклануларын, сәфәр вакытында төрле гаҗәеп хәлләргә таруларын да (адаша калсаң- меңләгән халык арасында тиз генә табыласың, тамагың кипсә - уйлап кына бетерәсең, сиңа таныш булмаган кешеләр су китерәләр һ.б.) шаккатып сөйләделәр мөслимәләр.  Бер ханымның җәяү йөри торгач (көнгә 32шәр чакрым йөрергә туры килгән) операциядән соң авырткан аяклары да язылган. Сабалылар Мәккәдә тагын бер саваплы гамәл - 10 көн дәвамында 100әр кешегә авыз ачтыруны оештыра алганнар. Бу изге эшкә райондашларыбызның да алдан хәстәрләп алып барган сәдака акчалары кушылган. Мәккәдә бер савапка- мең әҗер- савап языла, ифтарга үз өлешен кертүчеләрнең нинди зур гамәл башкаруларын чамалавы кыен түгел. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә әлеге сәдака ияләренең йөзләрен тулы ай кебек нурлы кылса иде, диештеләр мөслимәләр.

   Матур тәэсирләр, йөрәкне, җанны дәвалаучы җылы хисләр белән сугарылган очрашу ул көнне озак дәвам итте. Изге сәфәргә нияте булучылар да, әле бу җаваплы эштән куркып,  шикләнебрәк торучылар да күп сорауларына җаваплар алдылар. “Һәр мөэмин-мөселманга бәхет-сәгадәт, ил-дәүләтләребезгә –бәрәкәт, иминлек, тынычлык теләдек”-диделәр хаҗияләр. Бу теләкләрне җиткергәндә кабаттан куллар догага күтәрелде. Хаҗлар да, догалар да кабул булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев