«Саба-Арена» һәм «Сабантуй» спорт мәктәбе хезмәткәрләре бирнә җыюда катнашты
Тиздән -Сабантуйлары!
28 майда «Саба-Арена» һәм «Сабантуй» спорт мәктәбе хезмәткәрләре, ата - бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, Сабантуйның төп бәйрәменә-бүләкләр җыюга юнәлделәр. Иртән иртүк «Саба-Арена» спорт мәктәбе янында бәйрәмчә «арба» бизәлде, бүләк җыю өчен кәрзиннәр әзерләнде. Яулык һәм сөлге бәйләү өчен колга куелды. Кич белән матур итеп бизәлгән «арба» артыннан милли киемнәр кигән гармунчылар атлады. Бирнә җыючылар, хуҗаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Алардан бүләкләр алгач, өч тапкыр: "Рәхмәт!» дип кычкырдылар. Бәйрәм йөреше күңелле узды. Йорт хуҗаларының күбесе үткәннәргә алып кайтканнары өчен яшьләргә рәхмәт әйтте, чөнки гармун тавышлары авылларда һаман да азрак ишетелә. Барысы да җырладылар, биеделәр, чын күңелдән шатландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев