Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саба-арена”  спорт комплексында беренче  ярышлар  

Бүген Саба “Саба-арена”  спорт комплексында  халыкара хатын-кызлар   көненә багышлап өстәл теннисы ярышлары  үткәрелде.

 

Бүген Саба “Саба-арена”  спорт комплексында  халыкара хатын-кызлар   көненә багышлап өстәл теннисы ярышлары  үткәрелде. Барлык  яшьтәгеләр катнашында  узган ачык турнирда районыбыз һәм  Казан шәһәре  спортчылары  – барысы 70 кеше  уйнады. Бина ачылганнан  соң биредә беренче тапкыр   уздырылган ярышларны ачу тантанасында яшьләр  эшләре һәм  спорт бүлеге начальнигы  Ирек Гарипов, “Яшел парк” җәмгыяте генераль  директоры  Марат Галиев, турнирның баш хөкемдары  Фарход Исмаилов чыгыш ясады. Өч сәгатькә  якын барган уеннардан  соң  җиңүчеләр һәм призерлар  билгеле  булды.

Башлангыч  сыйныфларда  укучылар  арасында: 1.Искәндәр Гәрәев. 2. Ранил Миңнебаев. 3. Альмир Тапайкин. 1.Ильзира Латыйпова. 2. Сафира Фәйзетдинова. 3. Зилә Вәлиева.   

V-VIII сыйныфлар укучылар арасында: 1. Данис Әхмәтҗанов. 2. Денис Иванов. 3. Әмир Биктаһиров. 1.Камилә Шиһапова. 2. Сафия Нуруллина.

IX-XI сыйныфта  укучылар арасында: Айзат корбанов. 2. Инсаф Таипов. 1. Динара Исмаилова. 2. Алиса Гайнуллина.

Сәламәтлек  мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында: 1 Владимир Богданов. 2. Нияз Шаманов. 3. Артур Абгарьян. 1. Галина Гороховатченко. 2. Зилә Габдерахманов. 3. Миләүшә Габидинова.

Ир-егетләр арасында: Хәйәм Исмаилов. 2. Павел Галанов. 3. Салават Заһидуллин.

Хатын-кызлар арасында: 1. Диләрә Бәширова. 2. Гөлчәчәк Хуҗина. 3. Розалия Фәйзерахманова.

Әлеге ярышлар легендар урманчы Нургали  Миңнехан улы Миңнеханов  истәлегенә 22-24 мартта яңа бинада үткәреләчәк өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышларының генераль репетициясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев