Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз белән очраштылар

Саба гимназиясендә Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы һәм бүгенге көндә ялда булган райондашыбыз Илнар Хаев белән очрашу үткәрелде.

  Илнар Әсхәдулла улы укучыларга башта үзенең мәктәп еллары турында уртаклашты һәм хәзерге вакытта хәрби зонада барган хезмәте турында сөйләде. Укучылар аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр.Катнашучы укучыларга армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сөйләде. Чара ахырында мәктәп укучылары Илнарга очрашуга килгәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр, аның белән истәлеккә фотога төштеләр, алга таба да туган якка исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев