Саба гимназиясе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда катнаштылар
«Без бергә!» акциясе
Укучыларның гаиләләре азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре һәм башка кирәкле әйберләрне туплап алып килгән. Балалар һәм ата-аналар бу акциягә бик теләп кушылган һәм исемлек буенча кирәк-яракны һәм хәтта күбрәкне китергәннәр.
"Бүген Ватанны саклаучыларга мондый ярдәм күрсәтү бик мөһим. Без акциянең асылы матди ярдәм күрсәтү генә түгел, солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки сине туган илең, туган ил кешеләрең хәтерли икәнен белү һәрвакыт күңелле булачак! Шулай ук укучылар солдатларга хатлар яздылар. Тиздән барысы да СВО зонасына җибәреләчәк",- диелә гиназиядән алынган хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев