Саба юлларында поши бәрдерү ешайган
Бу атнада гына да шундый ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде
Соңгы вакытта Саба районы юлларында кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары ешайды. Бу атнада гына да шундый ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Әйтик, 5 октябрь кичендә Казан-Шәмәрдән юлында Урта Саба чаты тирәсендә бер автомобиль пошины бәрдерә. Хайван шунда ук һәлак була һәм машинага зур зыян килә. Ул торгызырлык хәлдә түгел. Икенче очрак 6 октябрьдә Лесхоз-Иштуган юлында теркәлә. Гадәттә, төнлә хайваннар ашау эзләп чыга. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Кыргый хайваннар” дигән билге куелган участокларда яки урман полосаларында, кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннарда бик игътибарлы булырга, тизлекне киметергә чакыралар. Пошилар машина каршына көтелмәгәндә килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев