Саба командасы “Сабантуй”да беренче
Биектау районында 2-4 февральдә көрәш буенча «Сабантуй» газетасы призына 2009-2010 елларда туган егетләр арасында Татарстан беренчелеге узды.
Биектау районында 2-4 февральдә көрәш буенча «Сабантуй» газетасы призына 2009-2010 елларда туган егетләр арасында Татарстан беренчелеге узды. Ярышларга 41 командадан 285 көрәшче килгән иде. Саба спорт мәктәбе командасы да әлеге беренчелектә чыгыш ясады һәм 2009-2010 елларда туган үсмерләр арасында 1нче урынны яулады. Шәхси зачетта Тимерхан Әхмәтов (40 кг.), Рүзәл Ашаров (55 кг.) – 2нче, Илназ Сабиров (60 кг.) 3нч урыннарны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев