Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Саба полиция хезмәткәрләре – мәргәннәр

Шушы көннәрдә 2002 елның 5 февралендә аеруча куркыныч кораллы җинаятьчеләрне тоткарлаганда һәлак булган Буа эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының сугышчан коралдан ату буенча еллык чемпионаты уздырылды

 

   Шушы  көннәрдә 2002 елның 5 февралендә аеруча куркыныч кораллы җинаятьчеләрне тоткарлаганда һәлак булган Буа эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының сугышчан коралдан ату буенча еллык чемпионаты уздырылды.

Ярышларда  43 территориаль органнан, структур бүлекчәләреннән 127 хезмәткәр катнашты. Алар Макаров пистолетыннан һәм Калашников автоматыннан ату күнегүләрен башкардылар. Уздырылган ярышлар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде::

Хәрәкәтләнми торган  мишеньга атуда (ПБ-2 күнегүе) Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегеннән Булат Сабиров 3нче  урынны  алды. Чемпионатның команда беренчелегендә урыннар бүленде һәм 3нче төркемдә   Саба районы полиция  хезмәткәрләре  1нче  урынны  яулады. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр сыйфатында Грамоталар һәм медальләр алдылар, ә иң яхшы командалар үзләре белән истәлекле кубоклар  алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев