Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы судында яңа федераль судья

Бүген Саба район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде

 

 

 

 

Бүген Саба  район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде.  Җаваплы  вазифага РФ Президентының 2023 елның 10  маендагы 332 санлы Указы нигезендә Нияз Мәҗит улы Галимҗанов билгеләнде. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары – Әләмнәр алдында  үзенең вазифаларын чиста намус һәм гаделлек белән башкарырга, бары тик законга гына буйсынып, тугрылык һәм вөҗдан белән хөкем итәргә тантаналы рәвештә ант итте. Россия Федерациясе Дәүләт гимны  яңгырады. Район суды рәисе Дамир Сабиров Татарстан Республикасы Югары суды, республиканың суд Департаменты идарәсе, район суды коллективы һәм җәмәгать судьялары  исеменнән Нияз Галимҗановны тантаналы ант итүе белән котлады, законга хезмәт итүгә багышланган катлаулы һәм четерекле эшендә уңышлар теләде. “Судья булу беренче  чиратта зур җаваплылык. Эштә генә түгел, тормышыгызның һәр адымында, гаиләдә, хәтта гадәти көнкүреш  шартларында да судья икәнлегегезне онытмаска кирәк.  Сез хәзер  кешегә  күренеп торасыз.  Судья булу никадәр  авыр  булса да,  ул статусны югалтуы  бик  җиңел. Моның өчен  бер  ялгышу да  җитәргә  мөмкин. Үзегезнең көндәлек   тормышыгызга  җаваплы  карагыз. Шулай  булганда  барысы да уңышлы барып  чыгар”,– диде Дамир Сабиров һәм Нияз Мәҗит улына судьяның  мөһим һәм төп билгесе булган мантия тапшырды. Җәмәгать судьялары Руслан Нәбиуллин, Айгөл Шәймәрданова һәм суд администраторы Рәдис Хәлимов федераль судьяга хәер-фатиха юлладылар, эшчәнлеген гадел алып баруын теләделәр

  Нияз Галимҗанов 1978 елның 14 маенда Ике басу Арташ  авылында  туган. 2007 елда Россия гадел хөкем  академиясен тәмамлаган. "Юрист" квалификациясен алган. 2012 елның декабреннән Саба район  судында 1 разрядлы белгеч; 2013 елның мартыннан суд  сәркатибе; 2014 елның сентябреннән судья  ярдәмчесе. Өйләнгән, 2 баласы бар.

 

 Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев