Саба районы хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында
Бөек Җиңүгә – 80 ел
ВАСИЛЬЕВА Анна Васильевна
1920 елда Кырбаш авылында туган. 1942 елда мобилизацияләнә, рядовой. 1945 елда кайта һәм Киров исемендәге колхозда эшли. 1983 елда вафат була.
ВАСИЛЬЕВА Татьяна
1919 елда Олыяз авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты мобилизацияли. Хәрби хезмәт юлы 1942 елның 5 маеннан башлана.
ВИЛДАНОВА (Шәрипова) Марзия Шәрип кызы

1920 елда Теләче районының Олы Мишә авылында туган. 1941 елның җәендә бухгалтерлар әзерләү курсларында укый. 1941 елның декабреннән Тимершыкта хисапчы булып эшли. 1944 елның җәендә Кызыл Армиягә алына, 4нче удар армиянең 21нче полкы составында сугышкан. Фронтта поход пекарнясында эшли. Җиңү көнен Рига шәһәрендә каршылый. Сугыштан соңгы елларда Саба урта мәктәбе интернатында пешекче булып эшли. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне Җиңгән өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре кавалеры. 1996 елда вафат була.
ГАБДРАХМАНОВА (Нигмәтҗанова) Сания Габдрахман кызы
1925 елда Түбән Утар авылында туган. Хәрби званиесе: ефрейтор. Бөек Ватан сугышына район комиссариаты тарафыннан 1943 елның 8 октябрендә мобилизацияләнә.
ГАБДРАХМАНОВА Сәхибҗамал Җамали кызы

1921 елда Курсабаш авылында туган. Алабуга медицина училищесын тәмамлаганнан соң Чүриле хастаханәсендә эшли. Сугыш елларында хәрби госпитальдә шәфкать туташы була. Тыныч тормышта район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшли. “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. 2013 елда вафат була. Лаеш шәһәрендә җирләнгән.
ГАБДРАХМАНОВА Тәгзимә Габдрахман кызы
1924 елда Түбән Шытсу авылында туган. 1942 елда мобилизацияләнә, фельдшер була. 1944 елда хәрби хезмәттән азат ителә. 1975 елда вафат.
ГАЗИЗОВА Суфия
1922 елда Чулпыч авылында туган. Хәрби званиесе: ефрейтор. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1944 елның 7 июлендә мобилизацияләнә.
ГАЙФЕТДИНОВА Миңненур Гайфетдин кызы
1921 елда Урта Нырты авылында туган. 1942 елда мобилизацияләнә, рядовой. 1945 елда туган ягына кайта. “Амур” колхозында, аннары Саба урман хуҗалыгында бухгалтер булып эшли. Соңгы елларында Әлмәт районы Кәләй урман хуҗалыгында яши.
ГАЛИЕВА Нәгыймә Харис кызы
1919 елда Байлар Сабасы авылында туган. 1941 елның 3 августында Район комиссариаты тарафыннан наркомздравка мобилизацияләнә. Хәрби дәрәҗәсе: өлкән сержант. 1945 елның ноябрендә кайта.
ГАЛИЕВА Нәсимә Харис кызы
1920 елда туган. Ватан сугышына 1941 елның 3 августында алына. Хәрби дәрәҗәсе: медицина хезмәте өлкән сержанты. Хәрби часть эвакуация госпиталендә эшли, «Сугышчан казанышлар өчен» медале белән бүләкләнә. 1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә. Байлар Сабасында яшәгән.
ГАЛИЕВА Марзия
1921 елда Тимершык авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1943 елның 9 июлендә мобилизацияләнә.
ГАЙНУТДИНОВА Фәризә
1916 елда Олы Шыңар авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1943 елның 15 июлендә мобилизацияләнә.
ГАЛӘВИНА Зөбәйдә Нази кызы
1922 елда Төбәк авылында туган. Сугышка 1943 елның 28 августында алына, рядовой. 1946 елда демобилизацияләнә. Иске Икшермә хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
ГАЛЯЕВА (Җамалиева) Миннур Җамали кызы
1918 елның 21 сентябрендә Тимершык авылында туган. 1941 елда сугышка алынып разведчик булып хезмәт итә. Мәктәптә укытучы булып эшли. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, 1990 елда вафат.
ГАНИЕВА Наһар Гани кызы
1922 елгы. Туган урыны: Тимершык авылы. 1942 елда мобилизацияләнә, рядовой, 1945 елда кайта. Саба урман хуҗалыгында төрле эшләр башкара. 1985 елда вафат була, Лесхоз бистәсендә җирләнә.
ГӘРӘЕВА (Мөхәмәтҗанова) Мәдинә Мөхәммәтҗан кызы
1923 елда Олы Арташ авылында туган, Олы Шыңарда яшәгән. 1943 елда сугышка китә, зенитчы була. 1944 елда кайта һәм почта бүлекчәсендә хат ташый. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 2015 елда вафат була.
ГӘРӘЕВА Гөлҗәүһәр Абдулла кызы
1921 елда Иске Икшермә авылында туган. Фронтка 1942-1944 елларда мобилизацияләнә, рядовой. Түбән Шытсу урта мәктәбендә укыта. 1996 елда вафат.
ГӘРӘЕВА (Хәбибрахманова) Камилә Хәбибрахман кызы

1919 елда Урта Нырты авылында туган. Сугыш башланганчы Байлар Сабасында курсларда укый һәм “Амур” колхозында эшли. Яз көне, кыр эшләре башланганнан соң, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияли. 1938 елда Алабуга шәһәрендә югары уку курсларын тәмамлагач, колхозда агротехник итеп билгеләнә. 1939 елдан Олы Нырты авыл Советы сәркатибе була. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, 1942 елның 22 июленнән авылдашы Миңнур Гайфетдинова белән Кызыл Армия сафларына алына. Алар бер хәрби частьта хезмәт иткәннәр. Смоленск урманнарында 3 айлык әзерлек үтә. 186нчы полк саперлары ротасында хезмәт итә. Аларның дивизиясе Белоруссиядә, аннары Балтыйк буе, Литва, Латвия, Польшада һәм шулай ук Көнчыгыш Пруссия территориясендәге авыр сугышларда катнаша. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Кенигсбергны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1945 елның августында демобилизацияләнгәннән соң туган колхозында эшли. Гыйльметдин Гәрәевка кияүгә чыгып, Байлар Сабасына күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы район кулланучылар җәмгыятендә эшли. 2011 елда вафат.
ГАЛЯЕВА (Җамалиева) Миңнур (Миңненнур) Җамали кызы

1918 елда Тимершык авылында туган. 1943 елның 15 июлендә сугышка алына, рядовой. 1945 елда демобилизацияләнә. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Зенит-артиллерия полкында хезмәт итә. 1990 елда вафат.
(Абсәләмова) Оркыя Гыйләҗетдин кызы
1924 елда Кукмара районы, Югары Шәмәрдән авылында туган. Яшәү урыны – Шәмәрдән бистәсе. 1942 елда Саба районы комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә, рядовой. Сугыштан соң ашлык кабул итү предприятисендә лаборант булып эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 2007 елда вафат була.
ГЫЙЛЬМАНОВА Әкълимә

1924 елда Байлар Сабасы авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1943 елның 22 апрелендә чакырыла. Рядовой. Олы Нырты балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли.
ҖАМАЛЕТДИНОВА Ф.
1924 елда Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында туган. 1942 елда Саба хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә, рядовой. Сугыштан соң Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесендә лаборант булып эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. 2007 елда вафат була.
ГИМАТОВА Мәйшәрәф Шәймулла кызы

1921 елда Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Яшәү урыны Шәмәрдән бистәсе. 1942 елда мобилизацияләнә. Кече сержант. Сугыштан 1945 елда кайта. Китапханәче булып эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры 1993 елда вафат була.
ГОЛЬЦОВА Зоя Ивановна
1923 елда Саба районында (авылы билгесез) туган. ВЛКСМ әгъзасы, 10 сыйныф белем алган. 1943 елның 11 ноябрендә мобилизацияләнгән, 379нче частьта хезмәт иткән.
ГУБИНА Валентина
1922 елда Олыяз авылында туган. Саба комиссариаты тарафыннан 1942 елның 3 гыйнварында мобилизацияләнә. Рядовой.
ДӘҮЛӘТОВА Мөнәвәрә

1920 елда Байлар Сабасы авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты 1941 елның 27 июлендә мобилизацияли.
ДӘҮЛӘТОВА (Нәҗметдинова) Мөнивәрә Зыятдин кызы

1916 елның 15 декабрендә Шекше авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты 1941 елның 7 июлендә мобилизацияли. Хәрби дәрәҗәсе: медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты. Хәрби часте: 11нче артиллерия дивизиясе.
ДИЯРОВА Бәнәнә

1924 елда туган. Кызыл Армиягә 1942 елның 1 июнендә чакырыла. Сугыштан соң Чита өлкәсенең Байкал арты районы Октябрьский поселогында яши. 1996 елда вафат була. Чита өлкәсендә җирләнгән.
ЕПИФАНОВА Валентина Константиновна
1920 елда туган. Кызыл Армиягә Саба районы комиссариаты аша 1942 елның 11 ноябрендә чакырыла.
ЗӘБИРОВА Ләбибә
1922 елда Мамалай авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1943 елда мобилизацияләнә. Рядовой.
ЗАЙЦЕВА Елена Николаевна
1922 елгы. Туган урыны: Завод-Нырты авылы. 1942 елда мобилизацияләнә, рядовой. Фронттан 1945 елда кайта. Санитар. 2000 елда вафат була.
ҖӘЛӘЛИЕВА (Гыйзәтуллина) Бәдриҗиһан Әнәс кызы
1923 елда Байлар Сабасында туган. 1943 елда мобилизацияләнә, рядовой. Зенит частенда хезмәт иткән. Башы яраланган. Медсанбаттан соң аны Шәмәрдән станциясенә кадәр озата баралар. Барлык хәрби документларны югалта. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне Җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. Саклык кассасында кассир булып эшли. 2012 елда вафат була. Байлар Сабасында җирләнгән.
Мидхәт Хәсәнов,
Саба музее белгече
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев