Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында исерек хәлдә руль артына утырган 19 йөртүчегә беркетмә төзелгән

Җәй – транспорт чараларыннан аеруча еш файдалану чоры. Җылытасы да түгел, пыялалары да парланмый, кабызасы да китәсе. Җәйге фасылда бераз кәефләнеп йөрүчеләр дә күбрәк тоткарлана.

Әйтик, июнь-август айларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт чаралары белән исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 19 йөртүчегә административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр. Мисалга, автоинспекторлар август аенда үз авылында исерек хәлдә мотоцикл белән идарә иткән 1982 елгы С.да алкотестерның 1,375 промилле алкоголь күрсәтүен ачыклыйлар. Бу – бик югары  күрсәткеч. Шуңа да карамастан, ул үзенең гаебен танырга теләмәгән. Әмма приборга каршы бара алмыйсың. Штрафны түләргә туры киләчәк. Сузып йөрсәң, кабат җаваплылыкка тартыласың. Быел, мәсәлән, штраф түләү вакытын кичектергән 162 йөртүче ачыкланып, шуларның 13енә административ арест чарасы кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев