Котлыйбыз!
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Россиядә иң масштаблы интеллектуаль ярыш булып тора, аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра. Бөтендөнья сәнгать мәдәнияте фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 2025 елның 17 мартыннан 22 мартына кадәр Казан шәһәрендә узды. Республика, район һәм «ОНИКС» белем бирү үзәге данын 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Ландыш яклады. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Ландыш призёр дәрәҗәсенә иреште. Ландышны олимпиадага әзерләргә укытучы Гүзәлия Дәүләтшина да зур хезмәт куйды. Котлыйбыз!
Нет комментариев