Шушы көннәрдә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре һәм матбугатка язылу кампаниясенең башланып китүе уңаеннан “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” филиалы җитәкчесе-баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов район финанс-бюджет палатасы коллективы белән очрашты.
Әлеге учреждениедә 47 хезмәткәр эшли һәм 30га якын функция үти. Бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә, Саба муниципаль районы территориясенең социаль-икътисадый үсеше фаразларын эшләүгә, финанс контролен гамәлгә ашыруга һәм башка күп төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы бурычлар төгәл, вакытында үтәлә. Финансчылар - безнең актив абунәчеләребез дә әле. Моның шулай икәнлеген үзенең чыгышында баш мөхәррир дә билгеләп үтте.
“Сез - бер команда булып тупланган гаилә. Гомеребезнең күпчелеге хезмәттә үтә. Эшкә атлыгабыз, бер-беребез белән аралашабыз, фикерләшәбез. Команданың көчле булуы эшнең сыйфатына да зур йогынты ясый. Сез һәрьяктан да алдынгылар рәтендә. Инициатива сезнең тарафтан зур, эшчәнлекне төрле-төрле форматларда алып барасыз. Сентябрьдән башланган газетага язылу кампаниясе барышында да ел саен күрешәбез. Төрле моментлар була, барыбер аңлашабыз. Бу безне нык сөендерә.
Газета, китап укымасак, балаларыбызны, оныкларыбызны шушы юнәлештә тәрбияләмәсәк, киләчәгебез караңгы һәм аяныч та шикелле. Бу – инде бик каты әйтелгән сүз. Моңа бердәм рәвештә омтыласыз. Сезнең белән нәтиҗәле хезмәтәшлекне “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә дә күрәләр. Активлыгыгыз турында еш сөйлибез. Учредительләребез безгә шушындый Рәхмәт хатын "Саба таңнары" газетасына язылу кампаниясен оештыруда күрсәткән булышлыгы өчен җитәкчегез Шәмсун Әкбәр улына тапшырырга куштылар. Аны үзегезгә барлык колллектив белән кабул итәрсез дип уйлыйм”, – диде.
Коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов та котлады, палата рәисе Шәмсун Сөнгатовка Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертелүе турында таныклык һәм бухгалтер Ләйсән Әхмәтшинага Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Рәхмәт хатын тапшырды.
Нет комментариев