Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә оештырылды

30 нчы август көнне халкыбыз Татарстан республикасы көнен билгеләп үтте. Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 нчы елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Үз илебез тарихына хөрмәт, патриотизм һәм ярату хисе тәрбияләү максатыннан Саба туган якны өйрәнү музеенда әлеге бәйрәм уңаеннан күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәдә рәссам, якташыбыз, шулай ук Татарстан Республикасы флагы авторы Тавил Хаҗиәхмәтов иҗаты тәкъдим ителде. Райондашлар танылган рәссамның тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев