Саба укучылары югары технологияләр, робот техникасы һәм цифрлы иҗат сменасында ял итә
Саба урта мәктәбе базасында бу көннәрдә «Инженерлык Республикасы» масштаблы проекты кысаларында оештырылган «Техник могҗиза лабораториясе» беренче җәйге инженерлык сменасы уза.
6 июльдән 12 июльгә кадәр Саба районы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары югары технологияләр, робот техникасы һәм цифрлы иҗат дөньясында кайный.
Смена эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Бөтенроссия һәм Халыкара билбау көрәше Федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтовның һәм мәгариф идарәсенең актив ярдәме белән оештырылды.
Смена программасы фундаменталь техник күнекмәләрне, иҗади потенциалны һәм физик активлыкны үстерү белән гармонияле рәвештә берләштерә. Смена укытучылары булып тәҗрибәле өстәмә белем бирү педагоглары, шулай ук республиканың техник югары уку йортлары вәкилләре чыгыш ясый. Программа башлангыч мәктәп укучылары өчен җайлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев