Саба укучыларына тантаналы төстә паспорт тапшырылды
Саба урта мәктәбендә 14 яше тулган 43 укучы әнә шундый дулкынлангыргыч хис кичерде
Кеше тормышында аеруча истә калырлык вакыйгалар күп була. Беренче тапкыр паспорт алу да яшьләр күңеленә гомерлеккә уелып кала. Чөнки нәкъ шул мизгелдән алар үзен шәхес итеп тоя башлый. Өченчекөн Саба урта мәктәбендә 14 яше тулган 43 укучы әнә шундый дулкынлангыргыч хис кичерде.
Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Аларны паспорт алулары белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Кәримов котлады, ватаныбызның лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде, кайсы милләт вәкилләре икәнлекләрен беркйчан да онытмаска чакырды.
“Паспортлар «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында тапшырыла. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Проект ел дәвамында алып барыла. Хәрәкәт активистларына –төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашучы укучыларны билгеләп үтү форматында гамәлгә ашырылып килә. Тантанага районның барлык мәктәпләреннән диярлек килделәр”,– диде “Алдынгылар хәрәкәтенең” Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Хаҗиев.
Активистларга паспортларны Марат Кәримов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Адилә Гаязова тапшырды. “Үземнең Россия Федерациясе гражданины булуым белән бик нык горурланам. Паспортны кулыма алгач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Шушы документ белән бергә хокукларыбыз һәм бурычларыбыз арта. Тагын зуррак җаваплылык тоябыз”,– диде Эзмә урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы, “Алдынгылар хәрәкәте” Саба җирле бүлекчәсенең мәдәният һәм сәнгать юнәлеше лидеры Зәринә Латыпова. Барлык чараларда актив катнаша, инициатива күрсәтә. Мәктәптә “Алдынгылар хәрәкәте”нең башлангыч бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары да. Аның командасы район бәйгесендә алдынгы урынга чыгып, “Беренчеләр хәрәкәте” бренды булган баш киеме белән бүләкләнгән. Зәринә Латыпова журналист булырга тели.
Тантанада катнашучыларның һәрберсенә Хәрәкәт символикасы төшерелгән значок белән паспорт тышлыклары бүләк ителде.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев