Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбе базасында “Фатум” уены буенча мастер-класс узды [+фото]

Чарага район мәктәпләрендә эшләүче шахмат түгә­рәкләренә йөрүчеләр чакырылды.

Өченчекөн “Брикс” халыкара интеллектуаль  уен­нар  федерациясе президенты Александр Савойский Саба урта  мәктәбе базасында “Фатум” уены  буенча мастер-класс  үт­кәрде. Чарага район  мәктәпләрендә эшләүче  шахмат  түгә­рәкләренә   йөрүчеләр  чакырылган   иде.

“Мондый  мастер-класслар бик  еш булмый. Узган ел Лесхоз урта  мәктәбе базасында үткәрелгән райо­нара  шахмат турни­рында фатум  уенына пре­зентация  ясаган  идек. Инде бер елга  якын  вакыт  узгач, районыбызга  шушы  мәсьәлә буенча сөй­ләшүләр алып барырга Мәс­кәүдән Александр Геннадьевич  килде. Билгеле бул­ганча, Брикс  составына  кергән илләр тарафыннан  интеллектуаль  уеннарны үстерү турында карар  кабул ителде. Һәр ил үз  уенын тәкъдим итте, Россия фатум уенын  сайлады. Әле­­ге уенны  алга таба  үстерү өчен пилот проекты  төбәгенә Татарстанның  Саба районы  да  керде. Безгә  зур  җаваплылык   йөкләнә”,– дип сөйләде башкарма  комитет аппараты  җитәкчесе  Марат Кәримов.

Мастер-класс барышын шахмат тренерлары, балалар  үз­ләре дә   кызыксынып   күзәтте.  Александр Савойскийны  сораулар бе­лән   күмделәр. Классик шахмат принцибына нигезләнгән фатум  уены уйлау мөмкинлекләрен тагын  да арттыра, интуи­тив сиземләү потенциалын ныграк  эшкә җигәргә юл ача.

“Фатум уйнарга өйрәнгән балага  тормышта  җиңелрәк булачак дип  уйлыйм. Оригиналь  фикер  йөртергә, вәзгыятьтән  чыгып  дө­рес карар кабул итәргә  өйрәнәсең.  Уенның бар­лык  кагыйдәләрен  өй­рәнеп беткәнче сораулар күп булачак. Балалар миңа хәзердән үк кызыксынуларын күрсәтә башладылар.  Бергәләп  өйрәнәсе  була“, – дип мастер-класстан  алган тәэсирләре белән  уртаклашты  Эзмә  урта мәктәбендәге  шахмат  дәресләрен   алып баручы Алсу Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев