Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбендә районыбызның татар телчеләре киңәшмә уздырды

Саба урта мәктәбе базасында район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы булып узды.

Утырышта узган уку елы нәтиҗәләре һәм татар теле һәм әдәбиятын укытуның  актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Төп доклад белән Саба мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Гайнуллина чыгыш ясады. Шулай ук сәләтле балалар мәктәбе укытучысы Ләйсән Шәмсетдинова, Шәмәрдән лицее “Үсеш” укытучысы Г. Мулласалихова, Эзмә урта мәктәбе укытучысы Г. Һадиева һәм район методик берләшмә җитәкчесе Р.Сабирова чыгышлары тыңланды. Түгәрәк өстәл барышында туган тел һәм әдәбият укытучыларының норматив базасы турында фикер алышулар булды, 2023-2024нче уку елына татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына куелган максат һәм бурычлар каралды, район методик берләшмәсенең эш планы расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев