«Саба» урта  мәктәбендә «Россия халыклары бердәмлеге» темасына кабак күргәзмәсе узды
Район яңалыклары

«Саба» урта мәктәбендә «Россия халыклары бердәмлеге» темасына кабак күргәзмәсе узды

Саба мәктәбендә «Россия халыклары бердәмлеге» елына багышланган кабак күргәзмәсендә укучылар һәм укытучылар үзенчәлекле эшләнмәләр аша илнең күпмилләтле мәдәни мирасын чагылдырдылар.

 Укучылар һәм укытучылар бу эшкә зур энтузиазм белән алынды: кайберләре гаиләләре белән берлектә өйләрендә кабактан кул эшләре ясаган, башкалары исә табигый материаллардан — яфраклардан, орлыклардан, саламнан файдаланып, оригиналь композицияләр тудырган.

Күргәзмә  «Россия халыклары бердәмлеге» елына багышланган иде. Кабактан эшләнгән эшләнмәләр матур патшалыкка әверелде. Һәр экспонат үзенчәлекле итеп эшләнгән һәм авторның осталыгын, фантазиясен чагылдыра. Укучылар үзләренең иҗади проектларында Россиянең киң һәм күпмилләтле булуын, аның уникаль мәдәни мираска ия икәнен күрсәтергә тырышканнар.

 


Нет комментариев