Саба үзәк китапханәсендә узган чарада әниләрне Филүс Каһиров һәм Илфар Кәримов котлады
Саба район китапханәсендә “Әдәби алан” проектында катнашучы Саба урта мәктәбенең 4 “А” сыйныфында укучы егетләрнең әниләренә багышлап “Әнием-кадерлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
Чара Саба район үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан куелган Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасыннан өзек карау белән башланып китте. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова укучыларга укуларында уңышлар теләде, әниләрне бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен юллады. Китапханәчеләр әзерләгән кызыклы уен-биремнәрдә: “Бу минем улым”, “Тәгәри китте йомгагым”, “Кем җитез”, “Баш хисапчы” һ.б. әниләр актив булып катнаштылар. Ә балалар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әниләренә бүләк иттеләр. Сыйныф җитәкчесе Айгөл Әнвәр кызы Билалова әниләрне тәбрикләп видеоролик тәкъдим итеп, бәйрәм белән котлады. Шулай ук «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров үз теләкләрен белдереп, бәйрәм белән видеоэлемтә аша котладылар. Чара ахырында укучылар әниләренә истәлек бүләк тапшырып, җыр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев