Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Сабабашта узган «Авыл көне» якташларны мәйданга җыйды

Сабабаш авылында «Саумы, туган ягым» дип исемләнгән авыл көне узды.

Чараны Айдар хәзрәт ачып җибәрде, шулай ук авылдашларны Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Зиннәтуллин сәламләде. Чара гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне, яңа туган сабыйларны, авыл активистларын, якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларны бүләкләү белән дәвам итте.

Авыл көне күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Үзләренең матур җырлары белән Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре Булат һәм Алинә Галимовлар, Мичән мәдәният йорты хезмәткәре Ирек Хадиев, танылган җырчы, алып баручы, Сабабаш авылы кияве Гөлүс Хабибрахманов мәйданны тагын да җанландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев