Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Саба гимназиясе базасында күренекле галим һәм тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

   Конференциядә икенче турга узган укучылар гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Секция эшләрендә Казан федераль университеты галимнәре: Денмухаметова Эльвира Николаевна, Каюмова Диана Фердинанд кызы, Ячина Надежда Петровна һәм Галиева Надия Фәрит кызы катнашып, укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр. Аларның фикерләре һәм тәкъдимнәре конференциянең нәтиҗәлелеген арттырды, укучыларга яңа идеяләр һәм илһам өстәде.

    Шулай итеп, конференция фәнни һәм иҗади фикер алышу өчен уңайлы мәйдан булды, һәм катнашучыларның активлыгы бу чараның уңышлы узуына ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев