Атна ахырына Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз белән уртаклашты.
21 апрель, җомга көнне һава торышы үзгәрми диярлек. Алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнлә 5 градус һәм көндез 16 градуска кадәр җылы булачак.
22 апрель, шимбә көнне болытлы булачак. Яңгыр явуы мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 13 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +3 градус, көндез +15 градуска кадәр генә җылыначак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-axyrynda-tatarstanda-beraz-salkynaita-ham-yangyr-kotela-5869937
Нет комментариев