Сабада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Яшь оста» чемпионатының VII республика этабы муниципаль туры узды
Район яңалыклары

Сабада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Яшь оста» чемпионатының VII республика этабы муниципаль туры узды

Кызлар үзләрен чын тәрбияче итеп күрсәттеләр: тәрбияче һөнәре турында сөйләделәр, М.Булатовның «Морозко» әкияте буенча балалар белән шөгыль үткәрделәр.

  "Яшь оста" чемпионаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле һөнәрләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә башлангыч һөнәри осталык күнекмәләрен  формалаштыруга ярдәм итә. Һәр баланың үз көчен төрле компетенцияләрдә сынап карарга, ә аннары үз сәләтләрен камилләштерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Бүген Сабаның 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында «Яшь оста» төбәкара чемпионатының VII республика этабының муниципаль туры узды. Чемпионатта 6 кыз катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

 -  Мамалай "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Маракова Азалия - "Иң иҗади педагог" номинациясендә җиңүче булды;

- МБМБУ Ике Басу  Арташ «Күбәләк» балалар бакчасында тәрбияләнүче Җәләлетдинова Гүзәл “Иң нәзакәтле һәм әдәпле» номинациясендә җиңүче;

- Явлаштау балалар бакчасында тәрбияләнүче Петрова Диана "Иң яхшы оештыручы" номинациясендә җиңү яулады;

-  Сабаның "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүче Ибраһимова Әминә - 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде;

- Сабаның "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче Гатауллина Эльвина - 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде;

- Сабаның "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче Батырханова Камалия - 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

   Кызлар үзләрен чын тәрбияче итеп күрсәттеләр: тәрбияче һөнәре турында сөйләделәр, М.Булатовның "Морозко" әкияте буенча балалар белән шөгыль үткәрделәр.

 Әминә Ибраһимовага республика турында да уңышлар телик!


Нет комментариев