Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада булачак әниләр һәм бәби үстерүче әниләр өчен «Йөрәк астындагы бәхет» дигән чара узды

Чараны “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлеге оештырды

  Әй, балам, багалмам...

   Күз нурым, алтыным, йөрәк парәм...Нинди генә матур сүзләр белән дәшмибез газизләребезгә. Ана кеше баласы өчен утка да, суга да керә, кирәк дисәләр, күктәге йолдызга  да үрелергә мөмкин. Әлбәттә, бу  матур чагыштырулар гына. Чынлыкта,  ана өчен иң зур бәхет ул балаңың сау-сәламәт үсүе. Карында үз барлыгын белгертүгә, ана кеше газизен кайгырта башлый. Ә  табиблар хатын-кызларны әни булырга бәбигә узганчы ук әзерләнергә чакыра. “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлеге оештырган “Йөрәк астындагы бәхет” чарасы да тормышларында мөһим вакыйга көтелүче хатын-кызларны әнә шул әни булу, сәламәт бала тудыру  турында сөйләшергә бергә җыйды. Әлеге чара быел 4 нче тапкыр оештырылды. Очрашуга йөкле ханымнар, бәби үстерүче әниләр белән аралашырга табиблар, психологлар гына түгел, дәүләт органнарында эшләүче белгечләр дә чакырылды. Сөйләшү Сабада гаилә компаниясен җитәкләүче, үзе дә 4 бала үстерүче Эльвира Галимуллинаның хатын-кызлар өчен махсус әзерләнгән психологик тренингы белән башланып китте. Эльвира ханым гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре, әйләнә-тирәлек белән гармониядә яшәү, үзеңне, йөрәгеңне “тыңлый” белү, тормышка дөрес караш формалаштыру турында сөйләде, биремнәр үткәрде. Әни булырга рухи яктан әзер булсаң да, саулыгыңның нык булмавы кемнедер бу бәхеттән мәхрүм итәргә мөмкин.

“Әни булырга балага узганчы 3-4 айдан әзерләнә башласаң яхшы, моның өчен хатын-кызга комплекслы тикшерү узарга, анализлар тапшырырга кирәк. Без мондый тикшеренүләрне ир-атларга да киңәш итәбез. Әлбәттә инде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәк. Бала ата-анадан 50шәр процент генетик материал ала”- дип башлады чыгышын район үзәк хастаханәсенең табиб-гинекологы Гөлнара Вафина.

Эпидураль анестезия зыянлымы? Бала имезгәндә бәбигә узарга мөмкинме? Йөкле вакытта токсикозны ничек җиңәргә? Йөклелеккә узу яшькә карыймы? Бу очрашуда күтәрелгән сорауларның чиреге генә. Баланы имезү, тукландыру турында күптән түгел үзе дә өченче тапкыр әни булган махсус белемле, нутрициолог  Айзилә Вәлиуллина чыгыш ясады.  Ул бала имезүнең әһәмияте, күкрәк сөтенең алыштыргысыз составы, имезгәндә баланы дөрес тоту кагыйдәләренә дә тукталды.  Булачак әниләргә дәүләт тарафыннан каралган түләүләр, аларны алу тәртипләре белән Республиканың матди ярдәм үзәгенең 36 нчы бүлеге мөдире Гөлназ Солтанова таныштырса, баланың беренче шәхси документын рәсмиләштерү турында район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова сөйләгәннәр дә катнашучылар өчен кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат булды.  

   Бала тудыру хатын-кызга  Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк, тиңсез хәзинә. Бу ата-анага газизен әти-әнисе өчен генә түгел, бөтен тереклеккә,  илгә-көнгә игелек күрсәтүче  сәламәт кеше итеп үстерү вазыйфасы да йөкли. Моның өчен ана кешегә рухи яктан да, физик яктан да сәламәт булырга кирәк. Табибә Гөлнара Фәрдинанд кызының әйтүенә караганда, бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең гинекология бүлегендә  138 авырлы хатын-кыз исәптә тора.  Һәркайсы ныклы күзәтү астында, алар белән консультацияләр үткәрелә, “Яшь әниләр мәктәбе”ндә тематик дәресләр оештырыла. Шулай да хатын-кыз үз саулыгын табиблар кулына гына тапшырмаска, үз сәламәтлеген беренче чиратта үзе кайгыртырга тиеш, шуны да онытмаска кирәк.

Илмира Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев