Сабада иң көчле инженерлар үсәчәк
6 -12 июль көннәрендә районыбызда беренче тапкыр «Техник могҗиза лабораториясе» дип аталган җәйге инженерлык сменасы узды.
Саба урта мәктәбе базасында якташыбыз – эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Бөтенроссия һәм Халыкара билбау көрәше Федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтовның һәм район мәгариф идарәсенең ярдәме белән оештырылган әлеге сменада районыбыздан заманча технологияләр белән кызыксынган 19 бала ял итеп, үзе өчен фәнни-техник иҗат дөньясын ачты. «Инженерлык Республикасы» масштаблы проекты кысаларында оештырылган «Техник могҗиза лабораториясе» сменасында укучылар белән республиканың техник югары уку йортлары вәкилләре, тәҗрибәле өстәмә белем бирү педагоглары шөгыльләнде.
“Бүгенге көндә иң зур проблема – балаларны планшетлардан, телефоннардан аерып алу. Безнең программа техник эшчәнлекне дә, гуманитар белемнәрне дә үз эченә ала. Казан шәһәреннән тыш, районнарда безнең беренче зур тәҗрибә бу. Саба районында узган әлеге сменаны бик уңышлы булды дип саныйм. Программа бик бай һәм күптөрле иде. Ул фәнне, технологияләрне, сәнгатьне һәм спортны бергә берләштерде. Аерым алганда, укучылар программалаштыру, ЗD–модельләштерү нигезләре, дроннар белән идарә итү, симуляторлар, шулай ук иҗади юнәлешләр – рәсем сәнгате, фото-видеога төшерү осталыгы, флористика серләренә төшенделәр. Балалар көн саен яңа белемнәр алдылар, үз проектларын төзеделәр. Төрле мәктәпләрдән җыйналсалар да, уртак телне тиз табып, аларны дуслык берләштерде. Балаларга әлеге смена үзләре өчен инженерлык һөнәрләренең мөмкинлекләрен ачу, киләчәктә һөнәри юнәлеш алу өчен зур ярдәм булды”, – дип сөйләде смена начальнигы Олеся Бондаревская.
Ул шулай ук башлангыч сыйныф укучылары өчен чын мәгънәсендә фәнни-техник иҗат дөньясына ачкыч булуын билгеләп үтте. Балалар биредә иртәнге сәгать 9.00дан 15.00гә кадәр белемнәрен ныгыттылар. Укучыларны дроннар белән идарә итәргә өйрәтү дә сменаның төп юнәлешләренең берсе булган.
“Без нигездә FPV-квадрокоптерлар белән идарә итәргә өйрәндек. Алар гади квадрокоптерлардан нәрсәсе белән аерыла? Гадиләре авиациядә, видео төшерүдә, географиядә урынны билгеләүдә һәм башка өлкәләрдә кулланыла. Ә FPV-квадрокоптерлар бик киң төшенчәне үз эченә ала. Шуңа да алар белән идарә итү бик тә авыр. Аларның позицияне саклап торыр өчен бернинди датчиклары да юк. Иң элек берничә ай симулятор ярдәмендә күнекмәләр алу кирәк. Балалар симуляторда очыш техникасын, аның компонентларын аңлау, сүтеп-җыю буенча күнекмәләр алдылар. Аларның тиз үзләштерүчәнлекләре, кызыксынучанлыклары, активлыгы, күп сораулар бирүләре мине бик шатландыра”, – ди “ИТ-парк” белгече Илнур Кәримуллин.
Илнур Мөхәммәт улы дроннар белән эшләү укучыларда күзәтүчәнлек, реакцияне үстерү белән бергә, команда да эшли белү, бер-берсенә ярдәмгә килү сыйфатлары тәрбияләвен дә әйтеп узды.
11 июль көнне укучылар әти-әниләренә атна дәвамында өйрәнгән заманча технологияләр нигезендә проектларын тәкъдим иттеләр. Кемдер лего роботны программалаштыру буенча, кемдер Scratch программасында төзелгән уенын, 3D-принтерда бастырылган модельне, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү буенча осталыгын күрсәтте. Шулай ук иҗади юнәлештәге эшчәнлекләрен чагылдырган күргәзмә оештырылган иде: анда үзләре төшергән фотолар галереясе, бер-берсеннән интервью алу күнекмәләре урын алган.
Лесхоз урта мәктәбенең 1 сыйныфын тәмамлаган Муса Хафизов Scratch программасында ике төрле уен төзеп, үзен нәни программист буларак күрсәтте. Мусаның проектын да әти-әниләр кул чабып алкышладылар. “Ата-аналар чатында әлеге лагерь хакында ишетеп, улым шунда ук барасы килү теләген белдерде. Чөнки ул бик бәләкәйдән математика, информатика, программалаштыру, 3D-принтер белән кызыксына. Программалаштыру буенча түләүле курслар да алды. Улым лагерьга бик яратып йөрде. Бүгенге яшьләр өчен бик мавыктыргыч, файдалы, әһәмиятле смена булды. Көн саен үзләре өчен нинди дә булса яңалык алдылар. Без бик канәгать калдык”, – ди әнисе Урта Нырты авылыннан Алия Хафизова.
Кыскасы, балалар үзләре дә, әти-әниләр дә, укытучы-белгечләр дә пилот проекты булган әлеге сменадан бик канәгать калуларын белдерделәр. “Быел «Инженерлык Республикасы» проекты кысаларында Миңгәр авылында башлангыч инженерлык мәктәбе ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге мәктәпкә укучылар туплау эше бара. Агымдагы җәйге смена балаларга һәм ата-аналарга заманча инженер белеменең алдынгы мөмкинлекләре белән танышырга һәм һөнәри юнәлеш алырга мөмкинлек бирә торган пилот мәйданчыгы да булып тора”, – дип ачыклык кертте район мәгариф идарәсе начальнигы урынбарасы Нәркиз Мифтахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев