Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада инспекторлы, солтанлы, үрмәкүчле, кияү белән кәләшле парад узды

1 июнь –Балаларны яклау көне һәм Гаилә елы уңаеннан ЮХИДИ һәм мәгариф идарәсе белән берлектә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында “Велосипедчылар һәм самокатчылар парады” оештырылды.

Саба урта мәктәбе стадионы бу көнне балалар Сабантуен хәтерләтте. “Традицион бәйгенең шарты буенча катнашучылар бала утырып йөри торган җайланмаларны  үзенчәлекле итеп бизәп, үзләре дә шул тематика буенча киенергә тиешләр иде. Чараның  максаты  – беренчедән, гаиләләрнең бердәмлеген, матурлыгын күрсәтү,  ата-аналарның иҗади сәләтләрен ачу булса, шул ук вакытта балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә дә юнәлтелгән”, – ди “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының  Саба районы бүлеге җитәкчесе  Гүзәл Ягәфәрова.  Районыбызның балалар бакчалары коллективлары, әти-әниләрнең әлеге бәйгегә зур әзерлек белән, иҗади якын килеп әзерләнгәннәре күренә: 80нән артык катнашучы бер-берсен кабатламый торган үзенчәлекле образлар тудырганнар. Төрле әкияти персонажлар белән беррәттән,  парадта корабльләр, тракторлар, бал кортлары, күбәләкләр, әниле – уллы инспекторлар, солтаннар, татар милли киемнәреннән  егет-кызлар, кәләш белән кияү,  үрмәкүчләр бар иде.  Ике Басу Арташ авылыннан Флюзә Каюмова 3 яшьлек улы Рияз белән  юл хәрәкәте инспекторы булып  киенгәннәр.  “Улыбыз Күбәләк”  балалар бакчасына йөри. Ул бүген – нәни инспектор ролендә. Әтиебез Аяз Каюмов шушы өлкәдә эшләгәч, бу һөнәр безгә бик якын”, – ди Флюзә. Каюмовлар бәйгедә 2нче урынга лаек булдылар. Шәмәрдәннән Алия Мирасованың  улы Раяз  парадка  бабасы Мансур Заһитов  ясаган машина белән килеп керде. “Тәгәрмәчләре колясканыкы, кузовы контейнерныкы,  бабабыз һәр детален үз кулы белән булдырды.  Шулай хыялланып бик күп әйберләр,   утын яргыч җайланма да ясады”, – ди Алия.  Килдебәктән 6 яшьлек   Әмирхан Хәкимов  әнисе Ләйсән белән мил­ли киемнәрдән булулары бик тә үзенчәлекле иде. “Быел Гаилә елы уңаеннан күп бәйгеләрдә катнаштык. Җирлегебездә үткән  ярышта да “Иң иҗади татар милли гаиләсе” номинациясендә җиңү яуладык. Милли киемдәге курчак та әзерләдек. Чигелгән киемнәребез туган ягым – арчалыларның кул эшләре”, –ди Ләйсән Хәкимова.   Олы Арташтан  килгән 5 яшьлек Зәмирә, 6 яшьлек Дилбәр Сәмигуллиналар парадка буыннар чылбырын саклап  бишәүләп – абыйлары Илнур, әниләре Рәзинә һәм әбиләре Разия Хәмитова белән бергәләп милли киемнәрдән  узулары  аеруча  үзенчәлекле һәм соклангыч булды. Алар оештыручыларга үзләренең нәсел шәҗәрәсен дә тәкъдим иттеләр.“Шатлык” һәм “Бәләкәч” балалар бакчаларында тәрбияләнүче Нурлан Әһлиуллин, Нариман Сафин  самокатларын эч­тә калдырып, күз явын алырлык зур үрмәкүчкә әверелдергәннәр. “Картоннан каркасын ясап,  скотч­лар белән чорнап, кара материалдан үрмәкүч тектек. Үзебезгә, балаларга да бик ошады. Бик матур бәйрәм булды. Оештыручыларга бик зур рәхмәт”, – ди Нурланның әнисе Руфия Әһлиуллина. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләренең зур тырышлыгы, иҗадилыгы ярылып ята.  Жюри аларның эшен  1урын белән бәяләде. Бәйрәм күңелле уеннар, флешмоб белән дәвам итеп,  җиңүчеләрне ЮХИДИ инспекторы Илнур Насыйбуллин бүләкләде. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез кайтып китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев