Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада муниципаль хезмәткәрләр бильярд уйнады

Беренче урынны Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яулады.

“Сабантуй” спорт комплексында  Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча турнир уздырылды (2 төркем).  Әлеге ярышларда район һәм шәһәр башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары гына катнаша ала. “Турнир безнең тормышка кызыклы вакыйга булып  килеп  керде. Бу хакта главалар белән очрашкан  саен катнашу һәм  ярышка әзерлек хакында сөйләшәбез. Турнирны көтеп алабыз, кемнең ничек уйнаганын да  беләбез. Гомумән,  кыска гына  вакыт  эчендә аның  үз традицияләре барлыкка   килде. Бу  формаль булмаган шартларда үзара аралашу да. Бильярдта җиңгәнем дә, призер булып  калганым да бар. Быелгысы ничек  узар – вакыт  күрсәтер”,– диде Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин.

Ярышларда Баулы, Чүпрәле, Кайбыч, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Спас, Теләче, Чирмешән районнары муниципаль хезмәткәрләре  көч сынашты. Беренче урынны Кайбыч районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллин яулады.  Альберт Хуҗин –2нче,  Спас муниципаль районы башкарма  комитеты җитәкчесе Михаил Шеронов 3нче  урынны  алды.

Ачылу һәм бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, ярышларның баш судьясы Ленар Галләмов үткәрде. Бүген  спартакиада дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев