Сабада «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театр фестивале үтте
Район яңалыклары

Сабада «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театр фестивале үтте

Фестивальдә мәктәпкәчә учрежденияләрдән 13 коллектив һәм башлангыч сыйныфлардан 5 коллектив катнашты.

 24 апрель көнне, Саба балалар иҗат үзәге базасында "Сәйяр" балалар-яшүсмерләр театр фестивале үтте. Фестивальдә мәктәпкәчә учрежденияләрдән 13 коллектив һәм башлангыч сыйныфлардан  5 коллектив катнашты. Фестиваль дустанә һәм иҗади атмосферада узды, ә тамашачылар җылы тәэсирләр алды. Жюри яшь актерларның югары профессиональ әзерлеген, спектакльнең аңлаешлылыгын һәм геройларның кичерешләренең тирәнлеген билгеләп үтте.


Нет комментариев