Сабада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен шашка ярышы үтте
Инвалидлар декадасы
Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Яшьләр һәм спорт булеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен шашка турниры үткәрделәр. Бу дусларча ярышта шашка белән мавыгучы барлык балалар да катнашты. Беренче карашка авыр булып тоелса да, балалар үз көндәшләре белән көч сынашып, интеллектуаль осталыкларын, фикерләү сәләтен арттырдылар. Балалар бик теләп катнаштылар, ярыш җылы, дустанә мохиттә үтте.
Бәйрәм азагында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.
Чыганак: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев