Сабада «Спорт җире - 2025» Бөтенроссия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафоны ярышка 300дән артык һәвәскәр спортчыны җыйды
Марафонда төрле ярышлар: ГТО, гаилә стартлары, көч экстримы, аркан тартышу, шулай ук волейбол һәм пляж футболы буенча турнир үткәрелде.
28 июнь көнне Сабаның "Олимп" стадионында "Спорт җире - 2025" Бөтенроссия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафонының төбәк этабы узды.
Бу якты спорт чарасы төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге 300дән артык катнашучыны җыйды, алар үзләренең сәләтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылышларын күрсәттеләр. Марафон барышында төрле ярышлар: ГТО, гаилә стартлары, көч экстримы, аркан тартышу, шулай ук волейбол һәм пляж футболы буенча турнир үткәрелде.
Ачылу тантанасында катнашучыларны Саба муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов сәламләде. Спорт бәйрәмендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина катнашты. Көч экстримы федерациясе вәкиле, Халыкара класстагы спорт мастеры Руслан Пустовой, Халыкара класслы спорт мастеры, Европа һәм дөнья чемпионы, Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Зилә Батыршина, СТС каналындагы «Суперниндзя» тамашасы финалисты, Кукмара шәһәрендә туып үскән Эльмир Хаҗиев бәйрәмнең махсус кунаклары булдылар.
Ярышта катнушчыларны яңгыр да куркытмады. Һәркем үзенең яхшы физик әзерлектә булуын күрсәтте. Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев