Сабада V туристик слет узды
Слетның ачылыш тантанасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан республикасы регональ бүлеге җитәкчесе, Татарстан республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов катнашты.
Әлеге слет Саба Балалар иҗат үзәге, Шәмәрдәннең “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм “Алдынгылар хәрәкәте”нең Саба Җирле бүлекчәсе белән берлектә “Сабантуй” мәдәни-спорт күңел ачу үзәге биләмәсендә узды. Слетта катнашырга районыбыз мәктәпләреннән 21 команда килде. Бәйрәмнең ачылу тантанасында яшь катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов сәламләде, балаларны җәй һәм каникуллар башлануы белән котлады, аны файдалы үткәрүләрен һәм бүгенге ярышларда да сынатмаска, матур нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Слетның мәртәбәле кунагы Тимур Сөләйманов та сүзен “Алдынгылар хәрәкәте”нең Саба бүлеге эшчәнлегенә югары бәя бирүдән башлады: «Саба командасы һәрвакыт алгы сызыкта булды, аны хәзер Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беләләр. Гел шулай актив яшәгез, дусларыгыз күп булсын, бер-берегезне зур, бердәм команда итеп тоегыз. Сез бүген туризм юнәлеше белән танышырсыз. Икенче төрле итеп әйткәндә, бу поход. Монда кызыклы биремнәр булачак, ярышыгыз, үзегезне күрсәтегез. Гел шулай бер дулкында, бер хәрәкәттә булыйк. Бүгенгедәй матур, кояшлы көндә, табигать кочагында сезнең кебек актив балалар белән очрашу- ул үзе зур бәхет”, - диде.
Ярышларга старт бирелгәч, балалар бау паркын үтү, төен бәйләү, учак кору ярышларында, каршылыклар полосасын үтүдә һәм иҗади бәйгедә көч сынаштылар. Кыскасы, турист булып карадылар. Чын походчы булу өчен - табигать шартларына җайлаша белергә дә, физик яктан әзерлекле булырга да, мантыкый фикерли белергә дә кирәк. Берсе дә сынатмады! Шулай да очколарны исәпләгәннән соң, өстенлек Шәмәрдән лицее командасында булып чыкты, икенче урынны –Саба урта мәктәбе, өченче урынны “ОНИКС” мәктәбе укучылары яулады. Озын уку чиреге тәмамланганда мондый чара уздыру- балалар өчен күңелле ялларга старт булды. Походлар да, туристик маршрутлар да алда әле күп булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев