Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада волонтерлык эшчәнлеге буенча Совет утырышы узды

Җитди сөйләшүдә район мәгариф идарәсе, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты

   23 октябрь көнне район хакимиятендә Саба муниципаль районында волонтерлык мәсьәләләре буенча Совет утырышы узды. Утырышны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров алып барды. Биредә  район мәгариф идрәсе, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты."Игелекле Саба» игелек үзәге җитәкчесе Венера Дәүләтшина   Саба муниципаль районында волонтерлар хәрәкәтенең торышы һәм үсеш перспективалары белән таныштырып чыгыш ясады. Катнашучылар волонтерлык эшчәнлеге, волонтер сәгатьләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Утырыш нәтиҗәләре буенча алдагы максатлар билгеләнде һәм куелган бурычларны гамәлгә ашыру планы эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев