Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм китте

Ир-егетләрнең өлешчә мобилизация кысаларында Донбасс җиренә китүе аларның авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары күңелендә бердәмлек сыйфатларын кузгатты. “Үзе­безнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү – моның ачык чагылышы.

Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә берләшеп кенә явызлыкны тизрәк җиңеп булганлыгын һәркем аңлады. Өченчекөн шул максаттан  Иләбәр авылыннан чираттагы гуманитар  ярдәм ерак юлга кузгалды. Бу инде шундый дүртенче рейс. “Форд-Транзит” автобусына шыплап төялгән йөкне Райнур Рамазанов белән Ленар Ярмөхәммәтов алып китте. Әлеге изге эштә “Игенче” җәмгыяте, “Иген” кооперативы, “Әхмәтов” хуҗалыгы, оешмалар (“Яшен”, “Сабагро”, Шәмәрдән күптармаклы предприятиесе, Саба МТСы, “Цинк Саба”, финанс-бюджет  палатасы, Росреестрның Са­ба һәм Теләче районнары бүлеге коллективлары, эш­мә­кәрләр (Айдар Мәүлетов, Искәндәр Нуруллин, Ленар Хәсәнов), Эзмә, Мичән авыл җирлекләре халкы, Сабадан Гөлчәчәк Хуҗина, Лесхоз, Саба мәчетләре, фермерлар төркеме катнаша. Бер атна дигәндә барысы 435190 сум акча җыйналып, йокы  капчыклары, өс, баш, аяк киемнәре, яңгырдан саклаучы плащлар, матрацлар һәм башкалар алына. Олыяз апалары кич утырып җылы оекбашлар бәйли. Балтачның  Айдар төркеме окоп  шәмнәре, кабызгычлар бирә.

”Әле боларга “Игенче” хуҗалыгы һәм Елыштан Илфат Якупов китергән машина тәгәрмәчләре, шиналар керми. Бик күп әйбер җыйналды. Сыйдырып бетереп булмас кебек иде. Төяүче егетләр Ленар, Инзил, Айнур, Рамил, Марсның тырышлыгы белән  машинада барысына да  урын табылды. Алдагы көнне кайткан товарны хатын-кызлар бердәм җыелып төргәкләде. Җирлектә яшәүчеләр, жылы махсус  киемнәр китереп бирде. Гомумән, бу эшкә өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт. Гуманитар йөк адресатына ватылмыйча, исән-сау барып кына җитсен”,– диде ире Рөстәмне мобилизациянең икенче көнендә үк хәрби операциягә озаткан Әлфия Мәүлетова. 

Йөкне  җыю пункты да аларның гаражы  иде.  Рөстәмне Казан  авыл  ху­җалыгы  академиясенең 2001  елгы  чыгарылыштан 264нче  мех­фак төркеме курсташлары да онытмый, даими ярдәм күрсәтә.

“Солдатка хат” акциясен   оеш­тырган Эзмә  урта мәктәбе  укучыларының эчкерсез те­ләк­ләре дә солдатларга барып ирешәчәк. Гуманитар  яр­дәмне оештыруда башлап  йөрүчеләрнең берсе – Иләбәр егете Рамил Хәбирҗанов. “Ба­рысына да өлгерә, күрше районнарга да  чыгып  китә, сугышчыларга кирәкле әй­берләрне табарга тырыша,  вакытын  кызганмый”,– диделәр аның турында.

Соңгы вакытта интернетта гуманитар ярдәмнең авырлаша баруы турында  да  язмалар   күренгәли. Туң  йөрәкле булмыйк,   җәмәгать.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев