Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов исеменнән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады.

 

Вазифаларын  башкаруда зур җаваплылык, дисциплина    күрсәткәннәре өчен  идарә  хезмәткәрләренә зур рәхмәт   белдерде, “зәңгәр  ягулык”тан  файдаланучыларны кышкы  сезонда газ белән тоткарсыз тәэмин итүдә  уңышлар теләде. Идарә начальнигы  Ирек  Мөхетдинов үзенең  чыгышында  әйткәнчә,   коллектив   план-заданиеләрне  ай  саен  уңышлы  үтәп барган. “Бер генә айда да планнар  үтәлмичә  калмады. Кышкы  сезонга әзерлек,  капиталь ремонт  буенча  да  зур  эшләр  башкарылды, 34  шкаф гына  алыштырылды. Абонентларны газ белән  өзлексез  тәэмин итә  алдык. Барысы да  сезнең  уртак  хезмәт нәтиҗәсе. Барыгызны да  һөнәри  бәйрәмебез белән ихлас  котлыйм“,– диде  Ирек Исмәгыйль  улы.    

Соңыннан алдынгыларга “Газпром”ның, “Газпром Трансгаз Казань” җәмгыятенең, район башлыгының Рәхмәт  хатлары тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев