Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабалыларның хыяллары чынга аша [+фото]

Безнең районнан да байтак кына кече һәм олы яшьтәгеләр гаризалар язып, оештыручылар почтасына юллаган.

Традицион “Теләкләр чыршысы» акциясенә быел 10 ноябрьдә старт бирелгән иде. Чара Яңа  ел алды тылсымы тудырылган вакытта  кешеләр могҗизага  ышансыннар өчен “Минем белән хыяллан” бөтенроссия проекты кысаларында, аның федераль сайтында оештырыла. Акциядә катнашу  өчен  әти-әни каравыннан мәхрүм калган балалар, шулай ук ишле гаиләдә яшәүче балалар  һәм сәламәтлекләре ягыннан чикле 3-17 яшьлек балалар, 60 яшьтән олырак өлкәннәр заявка җибәрә ала иде.

Безнең районнан да байтак  кына кече һәм олы  яшьтәгеләр гаризалар язып, оештыручылар почтасына юллаган. Инде  хыяллары чынга  ашканнарның кемнәр икәнлеге дә ачыкланды. Мәсәлән, Байлар Сабасында яшәүче 11 яшьлек Динислам Шәрипов Кыш бабайдан стенага урнаштырыла торган спорт инвентаре (швед  стенкасы) сораган  булган.

Өченче көн  аңа бик тә кирәкле спорт җайланмасын  Сарман районыннан килгән  делегация тапшырды.  Әлбәттә, малайның  күңелен күргән, күп итеп тәм-томнар биргән Кыш бабай да, Кар кызы да үзебезнекеләр. Динислам Кызыл Мишә сәламәтлек  мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе-интернатында укый. Спортка тартыла. “Бүләкләр бик ошады. Бик зур рәхмәт. Шушы балаларыбыз хакына  яшибез, үзебез  исән-сау  булганда ялгыз итмәбез, үстерербез, Аллаһы Тәгалә  ярдәменнән  ташламасын. Бүген Динислам  Кызыл Мишәдә дә бәйрәмдә булды. Мәктәп директоры  Диләрә Бәдретдиновнага, ул җитәкләгән коллективка рәхмәтлебез. Яңа  ел барыгызга   куаныч  алып   килсен”,– диде малайның әнисе  Гөлназ Шәрипова.

Шундый ук бүләкне Кыш бабай Тимершыктан  килеп, Кызыл  Мишә мәктәбендә “4”ле, “5”ле  билгеләренә генә  укучы  Алинә Кәримовага да тапшырды.  Кыз сөйләшергә бик  ярата икән. “Мине зурлап  килгәннәре  өчен Кар  кызына  да  зур рәхмәт. Ууу,  монда нинди генә  конфетлар юк. Бу тренажерны да тизрәк җыярга  кирәк, аны стенага  эләләр”,–  дип ашкынды   ул. Әнисе әйткәнчә,  швед  стенкасында шөгыльләнү аның өчен  аеруча   мөһим.

Кыш бабай өлкәннәрнең дә теләген үти икән. Сабада яшәүче 65  яшьлек  Рәфисә Ганиева   спорт костюмына  кызыккан булган. “Әнине  үзебезнең  янга алып килдек. Яңа  ел аның яратып  каршы  алган бәйрәме. Акцияне интернетта күрдем тә, сюрприз булсынга “Теләкләр чыршысы”на җибәрдем. Һич тә уйламаган идек уңарбыз дип. Ышанасым да килмәде бүләкле  булуыбызга”,–диде кызы Эльвира  ханым. Ә  каенананың йөзләрендә күз яшьләре шәйләнде. Ганиевлар өч ул үстерәләр. Кыш бабай алардан шигырьләр сөйләтте, бүләкләрне дә мулдан әзерләгән. Теләкләрнең чынга ашуы әле моның белән генә дә чикләнми икән. Бактың  исә, оештыручылар олы улларына велосипед та сорап язган гаризасына да битараф калмаганнар Ганиевларның. Күп балалы гаилә бит алар. Бер уңсаң,  гел уңасын бит  ул. Велосипедны шушы  көннәрдә Эмильгә тапшырырга  ышандырганнар. Шулай ук Сабада  яшәүче 7 яшьлек Рияз Насыйбуллинга  да уенчык тимер юл кайтып җитәчәк.

Саба районы делегациясе исә шушы  көннәрдә акция  кысаларында Зәйдә яшәүче 3 яшьлек Аделина Баландинага балалар  кухнясы тапшырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев