Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуйда суыткыч откан Рамил Гасыймуллин: «Отармын дип көтмәгән идем, Аллаһы Тәгалә үзе бирде»

Саба Сабантуенда тагын халыкның иң кайнаган урыны – ул аукцион һәм бүләкләр уйнату мәйданчыгы булды.

  Төп оештыручысы- Саба шәһәр җирлеге бу юлы да бәйрәмгә саллы бүләкләр әзерләгән иде. Чараны алып баручы - җирлек башлыгы Расих Хәсәнов:  “Иң олы бүләк- суыткычны аукцион өчен район башлыгы Рәис Нургали улы бүләк итте,  бәхетле отыш кемгә чыгар икән?” дип, чарада һәркемне үз бәхетен сынап карарга чакырды. Уйнатыласы бүләкләр- 5 центнер бодай, уенчык машина, мини бассейн,  суткыч, кер юу машинасы, телевизор, махсус кибетләргә сертификатлар, чәч алгыч машина, таба, велосипед, сетевой фильтр, вентилятор, өстәл дип язылган сүзләр яшеренгән 15 конверт  тамаша карарга килүчеләргә тәкъдим ителде. Аукцион шартлары буенча һәркем үз бәясен тәкъдим итеп, “затлы” конвертларны алырга ашыкты. Аны 9 меңгә дә,  азартка кереп китеп- 12 меңгә сатып алучылар да булды.  Конвертлар үз ияләрен тапкач, иң күңелле мизгелләр башланды. Беренчеләрдән булып иң бәхетлесе – суыткыч отучы Ике басу Арташ авылыннан Рамил ага  Гасыймуллин икәнлеге ачыкланды. “Көтмәгән идем отармын дип. Аллаһы Тәгалә үзе бирә ул, өченче ел велосипед откан идем, былтыр 5 меңгә сертификат чыкты. Быел тагын да зур отышка ия булдым, рәхмәт оештыручыларга”-дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. Икенче зур бүләк- кер юу машинасын откан Түбән Камалы Алмаз Шакиров Саба аукционында ел саен катнаша икән.  “Өченче ел Сабадан зур  суыткыч белән кайтып киттем, узган ел оттырдым, быел менә тагын бәхет елмайды”- диде ул шатлыгын эченә яшерә алмыйча. Әйе, кемдер ота, кемдер оттыра. “Ярар, хәердән китсен, нәрсә чыкса да риза, үзебез теләп катнаштык бит”,- диделәр вак-төяк бүләк отучылар.

 Аукцион төгәлләнгәннән соң, лотерея уйнату башланды. Сатылган 200 билетның 120се генә отышлы булып чыкты. Иң зур бүләк-кер юу машинасы Сабадан Рауза Хисмәтовага насыйп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев