Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабантуйларны укучылар башлап җибәрде

Мәктәп тормышы вакыт-вакыт умарта гөҗләвен хәтерләтә. Укудан тыш мавыктыргыч, берсеннән-берсе кызыклы чаралар, конкурслар, ярышлар, тематик сыйныф сәгатьләре, поход-экскурсияләр... Саный китсәң, бихисап алар.

  Мәктәп тормышы вакыт-вакыт умарта гөҗләвен хәтерләтә. Укудан тыш мавыктыргыч, берсеннән-берсе кызыклы чаралар, конкурслар, ярышлар, тематик сыйныф сәгатьләре, поход-экскурсияләр... Саный китсәң, бихисап алар. Шулай да иң күңеллесе -уку елы тәмамланганда үткәрелүче милли бәйрәмебез - Сабантуедыр. Директорыбыз Данис Яруллин үз инициативасы һәм иганәчеләр ярдәме белән мәктәбебездә ел саен оештыра аны.  Милли бәйрәмебезне балалар гына түгел, без –укытучылар да та көтеп алабыз. Уку елы дәвамында иң тырыш укучыларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Быел да шулай булды. Рәсми өлеш тәмамланганнан соң җыр-биюле тамаша,  милли уеннар башланып китте. Укучылар, килгән кунаклар гер күтәрү, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, тачка ярышы, кул көрштерү, чүлмәк вату кебек кызыклы уеннарда көч сынаштылар. Сабантуй бүләкләре- гайрәтле әтәчләр дә үз хуҗаларына барып иреште. Һәр уен-ярышта укучылар көчле алкышлар белән бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, көч биреп тордылар, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр оттылар. Бәйрәм шаулап-гөрләп, күңелдәгечә үтте. Туңдырма белән сыйланулар, чын үзбәкчә пылаудан авыз итүләр әле укучыларның күңелләрендә озак сакланыр.

Хәлимә Нәҗипова.

Саба урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев