Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сабантуй» спорткомплексында конкур буенча ярышлар узды

Бу ялларда «Сабантуй» спорткомплексында конкур буенча ярышлар узды. Ярышларда Яр Чаллы, Чуаш Республикасы, Түбән Кама шәһәре, «Сабантуй» мәктәбе спортчылары катнашты.

Ярышта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов катнашты.

“Сабантуй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр арасында матур  нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә бар: 
Беренче маршрут буенча «Гомуми зачет» – 120 см:
1 урын – Ахмитшина Кира «Эспри» кушаматлы атта 
Икенче маршрут буенча «Гомуми зачет» – 90 см кадәр:
2 урын – Костоусова Софья «Атаман» кушаматлы атта 
3 урын – Гыйләҗетдинова Рената «Стайл Мун Кэпитал» кушаматлы атта 
Дүртенче маршрут буенча «Гомуми зачет» - 125 см:
1 урын – Ахмитшина Кира «Алинә» кушаматлы атта 
2 урын – Ахмитшина Кира «Эспри» кушаматлы атта 
 Бишенче маршрут буенча «Гомуми зачет» - 100 см кадәр:
2 урын – Гыйләҗетдинова Рената «Стайл Мун Кэпитал» кушаматлы атта 

«Балалар» категориясендә «Олива» кушаматлы атта Бахшиева Самира җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев