Узган ялларда Сабаның «Аргамак» картодромына Россиянең иң яхшы картингчылары җыелды. Бөтенроссия ярышларының ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов катнашты.
Чемпионатта Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең 37 шәһәреннән 113 спортчы көч сынашты. 19 август ярышларны ачу, 20се җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
0
0
Нет комментариев