Сабаның «Балачак» балалар бакчасы 10 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Юбилей - ул шатлыклы бәйрәм, нәтиҗәләр ясау, казанышлар, уңышлар, киләчәккә планнар турында уйлану вакыты.
Шушы еллар эчендә «Балачак» балалар бакчасы аякка басу, педагогик тәҗрибә туплау, эш сыйфатын күтәрү, иҗади эзләнү, матди-техник базаны яхшырту юлын узды. Нәниләр бакчага яратып йөриләр, әти-әниләр дә газизләрен ышанычлы кулларга калдырып, тыныч күңел белән эш урыннарына китәләр.
«Барлык хезмәткәрләрне, ата-аналарны, шулай ук элеккеге, хәзерге һәм биредә тәрбияләнәчәк балаларны юбилей белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә биредә бәхетле балачак авазы тынмасын, шатлыклы көннәре күпбулсын!» дип котлау сүзләре җиткерә Саба шәһәр җирлеге Саба муниципаль район сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев