«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы 2025» республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы 2025" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы да 500 мең сумлык Грант иясе булды. Бу тәрбиячеләрнең, балаларның һәм ата-аналарның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Бергә-бергә эшләгәндә генә ике дәүләт телен дә тигез дәрәҗәдә үстерергә мөмкин.
Нет комментариев