Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның «Гаилә паркы»нда балачак бәйрәме узды

Әлеге чара Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан оештырылды

Бәйрәм чарасы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән концерт белән башланып китте. Тамашачылар иҗат коллективларының, биючеләрнең,төрле уен коралларында уйнаучыларның, вокалистларның искиткеч матур чыгышларын карап хозурландылар. Чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм  Заһидуллин мөрәҗәгать итте. Ул төрле конкурсларда Гран-при дипломы ияләренә Саба муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хатларын һәм акчалата сертификатлар тапшырды. Паркта балалар өчен гамәли һәм техник иҗат күргәзмәләре оештырылды. Тамашачы балалар мастер-классларда катнашты, буяулар белән рәсем ясау,  сумкаларга рәсем төшерү, оригамидан курчаклар ясау, мозаика җыярга өйрәнделәр. Балачакның төп бәйрәме-Балаларны яклау көне шатлыклы, җылы һәм матур узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев