Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның «Гаилә паркы»нда балалар күңел ачты [фоторепортаж]

Балаларны яклау көне уңаеннан биредә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрде, Балалар беләзекләр, татар орнаменты белән брошкалар һәм шарлардан төрле фигуралар ясарга өйрәнделәр. Шулай ук чарада журналлар тәкъдим ителде. Балалар әкият геройларын бик теләп буядылар. Паркка керү юлында баллы тәм-томнар һәм эчемлекләр сатылды. Ә мәйданның нәкъ үзәгендә  Балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерт чыгышлары тәкъдим итте.  Концертта сәнгать мәктәбе җырчылары, курайчылар, тальянчылар ансамбле, ялгыз башкаручылар: баянчылар  чыгыш ясады. Тамашычылар тарафыннан һәрбер чыгыш җылы кабул ителде, көчле алкышларга күмелде.

Концерт чыгышлары арасында район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин төрле фестивальләрдә җиңү яулаган  яшь артистларга һәм сәнгать дөньясына аларга  юл күрсәткән укытучыларына  Рәхмәт хатлары һәм бүләк-сертификатлар тапшырды. Тәбрикләү сүзләре белән  Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Газизов, талантлы баянчы Айнур Габделхаков та чыгыш ясады. Һәркайсы балаларга күңелле, имин яллар теләде һәм яңа уку елында сәнгать мәктәбендәге түгәрәкләргә  чакырды. 

(Фотолар галереяда, астарак). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев