Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабаның “ОНИКС” мәгариф үзәгендә Үзбәкстан студентлары практика үттеләр

Мәгариф учреждениеләрендә нинди яңалыклар бар?

 7-21 апрель көннәрендә Саба районы мәгариф оешмалары Үзбәкстаннан делегация кабул иттеләр. Навои педагогик университетының алты студенты, остазлары Равил Ашрапов белән берлектә, “ОНИКС” мәгариф үзәгендә тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә практика үттеләр: инглиз, математика, физика, информатика, шулай ук “​​Балачак” балалар бакчасында дәресләр бирделәр. Көннең икенче яртысында кунакларга киң һәм бай программа тәкъдим ителде. Гимназия, Килдебәк, Лесхоз, Саба урта мәктәбендә, дендрарий, туган якны өйрәнү музее, КСК "Сабантуй", картодром, бассейн, боз сараена сәяхәт оештырылды. Кунаклар шулай ук ​​“ОНИКС” мәгариф үзәге укучылары өчен кызыклы мастер-класслар һәм семинарлар үткәрделәр.

Навои педагогик университеты белән хезмәттәшлек “ОНИКС” мәгариф үзәге укучыларына һәм укытучыларына тәҗрибә тупларга, башка милләт мәдәнияте белән танышырга һәм файдалы ресурслар, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде.

Үзбәкстан укытучылары белән аралашу хәзер дә социаль челтәрләр һәм онлайн элемтә аша дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев