Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сагындыра чын дуслар

Хәбәрчеләребез яза

 1963 елның 15 сентябре. “Сель­хозтехника”ның район бер­ләш­мәсенә (СХТ)  килеп, “ГАЗ-99” үз­бушаткычын кабул итеп  алдым. Яңа эш  урыны, таныш  кешеләр   юк. Ә  күзләр дә,  күңел дә шуларны  эзли. Бермәл дөнья  яктырып киткәндәй  булды. Карасам – каршымда таныш  егет Илтөзәр Мөхәммәдиев басып тора. Кочаклашып  күрештек. Фәрит исемле  егет белән безнең  авыл  Чулпычка Ханнан  абыйларга  кайтып  йөриләр  иде  алар.  Илтөзәр  СХТ кешеләрен  энәсеннән җебенә кадәр  белә.  Күңелем тынычланды. Бик тә ярдәмчел, кешелекле   егет булып  чыкты   ул.  Яңа  коллективка  ияләшеп,  уңышлы гына  эшләп  китәр  өчен нык  ярдәм итте. Булдыклылыгына,  сүзе үт­кән­легенә  мисал китерим әле. Үз­төягечтә эшләүче Миңнегаян Закиров   йорт җиткерергә тырышып   йөри. Без, 7  машина, кирпеч  алып  кайтырга  Кукмарага  киттек. Чират галәмәт озын. Шунда  Илтөзәр, минем  планым бар дип, колоннаның  аргы башына  китте.  Шоферлар  белән  килешеп,  аларны  җайлап-көйләп,  чиратны якынайтты. Шулай эшләнмәсә, мәгәр төн  кунып  каласы  идек Кукмарада.

 Тагын бер  мисал. Нургали ага Миңнехановның  Лесхозга  килеп  эш­ли башлаган  чагы. Төзелеш башларга   йөри. Завод-Ныртыда  бакыр шлагы барлыгын белеп алган да,  шунннан  файдаланмакчы. Без бөтен отряд белән шуны  Лесхозга ташыдык. Хезмәтебез  өчен  Нургали ага безгә  утын   алып  кайтырга  рөхсәт бирде.  Ә үзтөягечтә  эшләүченең  машинасы юк. Аны  да   калдырып булмый. Шунда Илтөзәр, үзем дия-дия, башта  утынны  аңа алып  кайтып  бирде, аннары гына үзенә. Бригадада берәрсенең  машинасы  ватылса да,  ярдәмгә иң беренче  ул  килә һәм төзәтеп бе­тергәнче булыша иде. Менә шундый игелекле кеше  иде  ул. Бик  матур җырлый, гармунда  уйный,  спортка тартыла, гер   күтәрү   ярышларында катнаша  иде. Рационализаторлык  тәкъдимнәре  дә кертте.
 1967-1968 елларда мин токарь һөнәрен үзләштердем, Илтөзәр шлифовка  ясау цехында хезмәт итә башлады.  Озак юанмады  ул  анда, армиядәш хезмәттәшен тыңлап, Себер тарафларына – элек хәрби  бурычын үтәгән  якларга юл алды. Әти-әнисенә гел посылкалар җибәргән, сеңлесенә: “Әти өй эшләргә кирпечләр белешә торсын”,– дип хатлар  язган. Шул  киткән җиреннән  кайта  алмады, юл һәләкатендә гомере  өзелгән. Аның “ЗИЛ-555”  машинасы әле дә  күз  алдымда  кебек.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев