Шәмәрдән мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Теләкләр чыршысы» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды
Яңа ел тамашалары дәвам итә
Бу бәйрәм генә түгел, бәлки һәр нәни җанны җылытырга тиешле изгелек чарасы иде. Бәйрәм кунакарын тылсым дөньясына алып кергән әкият персонажлары каршы алды. Әлбәттә, төп герой – озак көтелгән Кыш Бабай, ә аның янында-аның тугры оныгы Кар кызы. Алар балаларны күңелле уеннар, дәртле әйлән-бәйлән һәм мавыктыргыч конкурслар калейдоскобына җәлеп иттеләр, анда һәр бала үзен бәйрәм йолдызы итеп тойды. Программаның иң күңелне нечкәртә торган өлеше-изге теләкләрне тормышка ашыру булды: балаларга матур бүләкләр таратылды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев