Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә әниләр сабыннан чәчәкләр ясый, бүләкләр төрә

«Авыл яши» проекты кысаларында, Шәмәрдән авыл китапханәсендә әниләр өчен «Әни эштә» дигән очрашу үткәрелде.

Чарада яшь әниләр Эльмира Шириева һәм Гөлия Һадиева кунак булдылар. Эльмира ТР  магистраль газүткәргечләренең Шәмәрдән линияле җитештерү идарәсендә  эшли. Шулай ук ул наклейкалар әзерләү, бүләкләр төрү белән шөгыльләнә.Эльмира ханым ике балага әни дә әле. Бүгенге көндә Гөлия декрет ялында, аның 3 баласы бар. Декрет вакытында ул сабын һәм сабыннан чәчәкләр ясау белән шөгыльләнә, ясалма чәчәкләрдән композицияләр ясый. Кызлар кунакларны үзләренең мавыгулары белән таныштырдылар, тормыш киңәшләре белән уртаклаштылар. Очрашу бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев